Татарстанда +15 градуска кадәр җылыта һәм явым-төшем туктый
Бүген Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән урыны белән җепшек кар һәм яңгыр ява, көндез явым-төшем туктый.
Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә. Иртәнге сәгатьләрдә төбәк юлларында урыны белән бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Төнлә һава температурасы −2..+3 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +7..+12 градуска, ә көнчыгышта кайбер урыннарда +15 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев