Татарстанда 2023 ел азагыннан терлекләр арасында 12 бруцеллез очрагы теркәлгән
Татарстанда 2023 ел азагыннан терлекләр арасында 12 бруцеллез очрагы теркәлгән, шул исәптән, быел 6 очрак.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.
Ул бруцеллез белән бәйле кискен вазгыять Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә хас булуын искәртте. «Республикада ачыкланган барлык бруцеллез очраклары терлекләрне республикага санкцияләнмәгән юл белән читтән кертү аркасында килеп чыкты», — диде.
Габделхак Мотыйгуллин теләсә нинди чирнең инкубацион чоры булуын искәртте. «Документта язылган: читтән кертелгән хайваннар мәҗбүри карантин узарга тиеш. Кан бруцеллезга тикшерелә, нәтиҗәдә, чир хуҗалыкка керми», — дип белдерде.
Ул алыпсатарлар зур проблема тудыруын ассызыклады. «Алар арзанрак бәягә сатып алып, кыйммәткә сатуны уйлый. Бруцеллез аркасында бәяләр түбән булган төбәкләргә баралар, анда хайваннарга документлар бирелми. Аннары кешеләр уйламыйча алардан терлек сатып ала», — диде.
Бруцеллез белән йорт хайваннары да, кыргый җәнлекләр дә авырый. Ешрак мөгезле эре терлектә, сарыкларда, дуңгызларда очрый, атларда, дөяләрдә — сирәгрәк. Хайваннарда инкубацион чор ике атнадан дүрт атнага кадәр. Профилактика максатыннан ветеринария хезмәте елга ике тапкыр — язын һәм көзен лаборатория тикшерүләре уздыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев