Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда 2025 елда 18 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификат алган

Татарстанда 2025 ел башыннан бирле 18,3 мең гаилә ана капита-лына сертификат алган.

Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәгълүматлары ниге-зендә, акчаларның күпчелек өлеше торак шартларын яхшырту өчен кулланылган. 5 меңгә якын гаилә ана капиталын кредитсыз торак сатып алу өчен кулланган, 24 мең сертификат кредитларны каплау-га юнәлтелгән.

14 мең гаилә ана капиталы акчаларын балаларга белем бирүгә то-ткан. Моннан тыш, 1,2 мең гаилә ана капиталының 10 мең сумга кадәр калган суммасын акчалата алган.

2025 елда беренче бала өчен ана капиталы 690 266,95 сум тәшкил итә. Икенче баласы туучыларга 221 895,14 сум өстәп түләнә. Моңарчы ана капиталы рәсмиләштерелмәгән булган очракта, гаилә берьюлы 912 162,09 сум түләү алырга мөмкин.

Ана капиталы программасы 2030 елга кадәр «Гаилә» илкүләм про-екты кысаларында гамәлдә. Ул Россия гаиләләренә ярдәм итүгә һәм аларның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев