Татарстанда җәйнең беренче көнендә яңгыр, яшен һәм +22 градуска кадәр җылы була
Кыска вакытлы яңгыр яварга, урыны белән яшен булырга мөмкин.
Аерым районнарда томан төшү ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Кайбер урыннарда җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә температура +4.. +9 градус булды. Көндез һава +17.. +22 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев