Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә һәм көндез +13 градуска кадәр җылыта

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан күзәтеләчәк. Төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә.

Төнлә минималь температура −1..-6 га, ә көнчыгыш районнарда урыны белән −10 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +4..+9 градуска, көнбатыш районнарда урыны белән +13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев