Татарстанда апрельнең беренче көнендә томан һәм +18 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген Татарстанда сизелерлек явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан булу ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк.
Төнлә температура +3..-2 градус була. Уыны белән −5 градуска кадәр суыта. Көндез һава +10..+15 градуска кадәр, урыны белән +18 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев