Татарстанда башлангыч сыйныф укытучылары җитми
Татарстанда математика, рус теле, башлангыч сыйныфлар, чит телләр, физика, информатика, тарих, биология, химия укытучылары, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре аеруча кирәк.
Бу хакта «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«2025-2026 уку елы башына педагогик хезмәткәрләргә ихтыяҗ 2 меңнән артык кеше тәшкил итте. Ләкин бер генә мәктәп тә укытучысыз калмады. Педагоглар кытлыгы проблемасын өлешчә хәл итәбез. Эшкә педагогик белгечлекләр буенча белем алучы өлкән курс студентларын җәлеп ителә», — дип сөйләде ул.
Министр сүзләренә караганда, педагогларга ихтыяҗ Казанда һәм Чаллыда, Түбән Кама, Биектау һәм Лаеш районнарында зур.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, яшь укытучылар беренче өч ел эшләү дәверендә ай саен 10 мең сум өстәмә ала.
«Элек ул 1,1 мең сумнан аз гына артыграк иде, аннары — 2,5 мең сум, әмма ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2025 елның 1 сентябреннән 10 мең сумга кадәр артты. Һәм 3 меңнән артык яшь укытучы бу өстәмәне ала. Бу эш өчен мораль һәм матди бүләк», — дип белдерде ул.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев