Татарстанда бер ел эчендә түләүле юллар буйлап 7 миллионга якын автомобиль узган
Узган ел Татарстанда түләүле юллар буйлап 6,9 миллионнан артык автомобиль узган.
Шуларның 1,6 миллионнан артыгы «Алексеевск — Әлмәт» трассасы буенча һәм 5,2 миллионнан артыгы Вознесенск трактының икенче этабы буенча. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түләүле автомобиль юлларында йөргән өчен түләүгә законда биш көн вакыт билгеләнгән.
Автомобиль юллары сайтларында автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп түләргә мөмкин. Башка кушымталарда һәм башка сайтларда түләү исәпкә алынмый.
Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен һәм «Восток» М12 трассасын әйләнеп узу өчен «Автодор — түләүле юллар» рәсми сайтында шулай ук биш көн эчендә түләргә кирәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев