Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда бераз явым-төшем, томан һәм +2 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 5 декабрьдә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда бераз җепшек кар һәм яңгыр фаразлана. Иртән аерым районнарда төнлә төшкән томан саклана.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Төнге салкынча һава торышыннан соң көндез төбәктә −2..+2 градуска кадәр җылытачак (ТР башкаласында −1+1 градуска кадәр).

Метеорологлар фаразлавынча, киләсе атнада Татарстан территориясендә аномаль җылылыкны кышкы салкыннар алыштырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев