Татарстанда бераз карлы һәм −9 градуслы һава торышы фаразлана
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, төнлә көчле явым-төшем булмаячак, көндез урыны белән бераз кар явачак.
Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк. Урыны белән төнлә секундына 15-17 метр, көндез секундына 20 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә минималь температура −11..-16 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көнчыгышында аязганда термометр баганалары −24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез −4..-9 градус көтелә.
Юлларда бозлавык саклана.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев