Татарстанда бүген бераз кар һәм бозлавык көтелә
Җомга, 2 гыйнварда, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән бераз кар явачак.
Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Төнлә һәм иртән минималь температура −11..-16 градус була, аязганда урыны белән −20 градуска кадәр түбәнәя. Көндез һава −7..-12 градуска кадәр җылына.
Юлларда бозлавык саклана, машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев