Татарстанда бүген яңгыр, яшен һәм +24 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип хәбәр итте ТР Гидрометеорология үзәге.
Урыны белән уртача яңгыр явачак, көндез аерым районнарда яшен булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +6..+11 градуска кадәр күтәрелде. Көндез исә һава +19..+24 градуска кадәр җылыначак.
Казанда шулай ук аязучан болытлы һава торышы, бераз яңгыр, аерым районнарда яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән секундына 15 метр тизлек белән исәчәк. Көндез максималь температура +22..+24 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев