Татарстанда бүген яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә, көндез +26 градуска кадәр җылы була
Бүген республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.
Көндез кайбер районнарда яшен һәм боз яварга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итте. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев