Татарстанда бүген явым-төшем көтелми, юлларда бозлавык саклана
18 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава була.
Көндез явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.
Көндез максималь температура −8..-13 градус була. Юлларда бозлавык саклана.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев