Татарстанда бүген төнге −29 градус салкыннан соң −9 градуска кадәр җылытачак
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Көчле явым-төшем булу ихтималы аз. Тәүлекнең якты вакытында секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исүче җил урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык сакланачак.
Төнге һәм иртәнге −20, −25 (аязганда −29) градуслардан соң көндез төбәктә термометр баганалары −9..-14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев