Татарстанда буран һәм −5 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бүген Татарстанда тотрыксыз карлы һава торышы саклана.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая. Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка киләчәк.
Көньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә. Кайбер урыннарда аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы −8..-13 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы Татарстанда −5..-10 градусны (республика башкаласында −6..-8 градус) күрсәтәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев