Татарстанда дус кызларын авто өстендә йөрткән кызны җаваплылыкка тартканнар
Татарстанның Алабуга районында дус кызларын автомобиль өстендә йөрткән 26 яшьлек кызны җаваплылыкка тартканнар.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә таралган роликтан күренгәнчә, бер кыз «Лада Гранта» автомобиле бамперында утырып бара, икенчесе — багажник капкачында.
Полиция хезмәткәрләре «Лада» йөртүчесен «Тоннель» рейды вакытында тоткарлаган. Ачыкланганча, руль артында утырган кыз 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
Хокук бозучыга карата тиешле административ беркетмә төзегәннәр, автомобильне штрафстоянкага алып киткәннәр, ә машина йөртү таныклыгын тартып алганнар.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев