Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда ял көннәрендә нуль градуска кадәр җылытачак — синоптик

Атна ахырында Татарстанда һава температурасының сизелерлек күтәрелүе көтелә, әмма моңа кадәр һава торышы тотрыксыз булачак.

Бу хакта "Татар-информ«га «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Бүген-иртәгә −4..-9 градус көтелә, аннары бер тәүлеккә — 0..-5, аннары тагын −4..-9, ә төнге сәгатьләрдә −10..-12 градус булачак, якшәмбе көнне җылытачак», — ди синоптик.

Якшәмбе көнне республика төньяк-көнбатыштан килүче циклонның җылы секторына эләгәчәк. Һава температурасының нульгә якын булуы язның беренче билгесе булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми: чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бераз кар явуы ихтимал, аннан соң һава торышы тотрыклана.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев