Татарстанда янә яңгырлар, яшен һәм боз көтелә
22 июньдә республикада урыны белән көчле яшенле яңгырлар көтелә.
Иртән кайбер районнарда боз явуы ихтимал, ә көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны сак булырга чакыра: агачлар, реклама такталары һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә, балалар һәм өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.
Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев