Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар ява, көндез боз явуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан, аның тизлеге 6-11 м/с тәшкил итәчәк, урыны белән тизлек 15-20 м/с ка җитәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Төнлә һава температурасы +7...+12 градуска кадәр төшә, көнбатышта урыны белән +15 градуска кадәр. Көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак.
Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан — 6-11 м/с, урыны белән тизлек 15-18 м/с. Каанда көндез максималь температура +25...+ 27 градус тәшкил итәчәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев