Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда явым-төшем туктый һәм суыта башлый

Бүген Татарстанда температура фоны түбәнәя башлый.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яуган кардан, урыны белән бураннан соң көндез явым-төшем көтелми.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга (Казанда 13 метрга) кадәр көчәя. Юлларда бозлавык саклана.

Төнлә һава температурасы −7..-12 градус (көнчыгышта аязган вакытта −15 градус) тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы −5..-10 градусны (ТР башкаласында −5..-7 градус) күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев