Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда иртәгә томан һәм көчле җил көтелә

28 майда Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил һәм томан көтелә.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан булачак, ә көндез көнбатыштан исүче җилнең көчәюе көтелә. Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә: реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качарга ярамый.

«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», — диелә хәбәрдә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев