Татарстанда кар, яңгыр, томан һәм бозлавык көтелә
Бүген Татарстанда атмосфера фронты тәэсирендә һава шартларының начараюы һәм температура фонының түбәнәюе көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Көнчыгыш районнарда урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә, иртән бозлавык хасил булуы ихтимал.
Секундына 2 метрдан 7 метрга кадәр булган җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатыштан көнчыгышка һәм төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Иртән юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.
Төнлә 0, −5, ә аязганда −8 градус салкыннан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 4-9 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев