Татарстанда М7 буенча сәяхәт итүче автотуристлар өчен яңа кунак йортлары ачылды
Проект «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Туризм буенча дәүләт комитетында.
Сүз «АвтоДвор-Күзкәй» юл буе кунакханә комплексы инфраструктурасын киңәйтү турында бара. Проект кысаларында аның территориясендә алты яңа йорт төзелде.
Яңа объектлар төрле категория сәяхәтчеләргә — индивидуаль туристлардан алып төркемнәргә кадәр исәпләнгән. Йортларның берсендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар каралган.
Барлык кунак йортлары яктырту һәм парковка урыннары булган төзекләндерелгән территориядә урнашкан.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев