Татарстанда ОСАГО полисына уртача бәя 9 мең сумга җиткән
Гыйнвар-март йомгаклары буенча Татарстан ОСАГО полисына бәяләр иң югары булган төбәкләр рәтенә керде.
Республикада иминиятләштерүнең уртача бәясе 9 мең сумга җитте, бу ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Мондый мәгълүматларны «Финуслуги» финанс маркетплейсына сылтама белән «ТАСС» яза.
ОСАГО полисына Россия буенча уртача бәя беренче кварталда 7,2 мең сум тәшкил иткән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,8 процентка арткан.
Аналитиклар мәгълүматлары буенча, илдә иң еш Lada маркалы автомобильләр иминиятләштерелә — аларга барлык рәсмиләштерелгән полисларның 21,1 процент туры килә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев