Татарстанда рәсмиләштерелгән кредит карталары саны гыйнварда 25 процентка кимегән
2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында кредит карталары рәсмиләштерүчеләр саны кимү күзәтелгән.
Декабрь белән чагыштырганда клиентларга ачылган кредит карталары саны 25 процентка, бирелгән лимитларның гомуми күләме 26 процентка, уртача лимит 2 процентка кимегән. Бу хакта Берләшкән кредит бюросы мәгълүматларыннан билгеле булды.
Бер айда төбәктә 2,82 млрд сумлык 27,58 мең кредит картасы рәсмиләштерелгән. Карталарның уртача лимиты 102 мең сум тәшкил иткән.
Гомумән Россиядәге динамика да шундый ук. Гыйнварда банклар 969,44 мең кредит картасы биргәннәр — бу соңгы дүрт елдагы иң түбән күрсәткеч. Декабрь белән чагыштырганда күрсәткеч 26 процентка, ә узган елдагы нәтиҗә белән чагыштырганда 18 процентка кимегән.
Россиядә кредит карталарыннан актив кулланучылар саны 28 млн кешедән артык.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев