Татарстанда салкын төннән соң +28 градуска кадәр җылы булачак
Бүген Татарстанда кичә төньяк антициклон тәэсирендә урнашкан коры, ләкин артык эссе булмаган һава торышы сакланачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан көчле җил көндез урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәячәк.
Салкын төннән соң төбәктә һава көндез +23...+28 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев