Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда томан һәм бераз кар явуы көтелә

Бүген Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны-урыны белән, шул исәптән Казанда да, төнлә үк башланган кар (уртача) көндез дәвам итәчәк, әмма кар яву интенсивлыгы бераз кимиячәк.

Кайбер районнарда төнге сәгатьләрдә төшкән томан иртән дә сакланачак. Көньяк-көнчыгыштан көньяк һәм көньяк-көнбатышка юнәлешне үзгәрткән җилнең көче 4 тән 9 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда кабат бозлавык хасил булачак.

Тәүлекнең якты вакытында төбәк буенча һава −2, −7 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — −2, −4 градуска кадәр).
Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев