Татарстанда томан, җил һәм яшен көтелә
4 июньгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда томан, ә көндез яшен һәм секундына 15-17 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә.
Начар һава торышы якынлашу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика һәм аның башкаласы халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качмаска киңәш итә.
«Балаларны караусыз калдырмагыз. Зыян күрүчеләргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», — диелә ведомство хәбәрендә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев