Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда төнге салкыннардан соң йомшак бураннар һәм 5 градуска кадәр салкын көтелә

Бүген Татарстанда салкын, шул ук вакытта карлы һава көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава була. Көндез бөтен төбәк буенча кар явачак. Кайбер урыннарда, шу исәптән Казанда, йомшак бураннар булуы ихтимал.

Секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык.

Көндез Татарстан буенча һава температурасы −5...-10 градус тәшкил итәчәк (Казанда — 6... −8).

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев