Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә багышланган кайнар линия узачак

3 апрельдә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә багышланган кайнар линия узачак.

Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

Республика халкы кызыксындырган сорауларын бирә, белгечләрдән консультацияләр ала, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен яхшырту өчен тәкъдимнәрен юллый алачак.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләү, капиталь ремонт, уртак милекне карау һәм күрсәтелә торган ресурсларның сыйфаты темаларына аерым игътибар биреләчәк.

Сораулар 8 (843) 590-04-05 телефоны аша һәм 8 (987) 205-00-63 номеры буенча МАХ мессенджерында кабул ителәчәк.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев