Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанлыларны иртәгә яшен булу һәм боз яву турында кисәттеләр

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә көндез республика территориясендә яшен һәм секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил көтелә.

Республиканың кайбер районнарында боз яварга да мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы шартларында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре янында тормаска киңәш итә.

«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — дип искәрттеләр ведомствода.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев