Татарстанның Әлмәт районында бер ир-ат тәмәке тотып йоклап киткән һәм янып үлгән
ТР Әлмәт районының Миңлебай станциясе авылында янгын сүндерүчеләр 60 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапкан.
«Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ир-ат тәмәке тотып йоклап киткән булырга мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәмәке тарту өчен көл савыты булган махсус урын җиһазландырырга, шулай ук яткан килеш тәмәке тартмаска киңәш итә.
«Янгын вакытында 101 шалтыратырга кирәк», — дип искә төшерәләр ведомствода.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев