Татарстанның дәүләт учреждениеләре түләүле хезмәтләреннән керемнәре 1,3 млрд сумга арткан
2026 елның гыйнвар-май айларында республика дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең түләүле хезмәтләреннән консолидацияләнгән керемнәр 11,7 миллиард сумга җиткән.
Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,36 миллиард сумга күбрәк — үсеш 13,1 процент тәшкил иткән. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.
Керемнең төп өлешен дәүләт учреждениеләре тәэмин иткән. Муниципаль өлешкә 3,6 миллиард сум туры килә.
Финанс министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына акцизлар 19,3 миллиард сум тәшкил иткән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев