«Татмедиа» Татарстан Милли музееның мәгълүмати партнеры булды
«Татмедиа» АҖ ТР Милли музееның мәгълүмати партнеры булды.
Бүген яклар шул хактагы килешүне имзалады.
Килешү «Татмедиа» АҖ мәгълүмат ресурсларында мәдәни һәм тарихи мирасны нәтиҗәле популярлаштыруны тәэмин итү өчен ике оешманың партнерлык хезмәттәшлеген документаль рәвештә беркетә.
Килешү кысаларында «Татмедиа» журналистлары музей фондларында фотога һәм видеога төшерү, музей әйберләренең электрон күчермәләрен тәкъдим итү, ТР Милли музее территориясендә уртак чаралар үткәрү хокукына ия булачак, ә «Татмедиа» ресурсларында музей материаллары урнаштырылачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев