Тату гаиләдә тормыш матур, Бәрлебашында яшәүче Галиевлар да - күпләр сокланырлык үрнәк гаилә
Саный китсәң, районыбызда үрнәк, сокланырлык гаиләләр бик күп.
Бәрлебашы авылында гомер кичерүче Галиевлар — шундый матур гаиләләрнең берсе.
Фирдүс Ярхәм улы һәм Рузания Газизулла кызы, иңне-иңгә куеп, парлашып 40 ел гомер кичерә. Фирдүс абый 16 яшеннән колхозда эшли башлый. Егерме елга якын баш инженер вазифасын уңышлы башкара. Ә Рузания апа утыз елдан артык почтальон булып эшләгән.
Галиевлар өч ир бала тәрбияләп үстергән — Радик, Илнар һәм Илназ. Аларның һәрберсе, гаилә корып, балалар үстерә, йортлы, жирле үрнәк булырдай баһадирлар! Радик белән Илназ Казан шәһәрендә баш сервис инженеры булып эшли. Радикның хатыны Лилия — район үзәгендә банк хезмәткәре. Алар өч бала үстерә. Илназның хатыны да Лилия исемле. Ул — Кече Кайбыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы. Илназ белән Лилия — ике улларының әти-әнисе. Фирдүс абый белән Рузания апаның уртанчы уллары Илнар — торак-коммуналь хуҗалыгында мастер, киленнәре Сиринә Олы Кайбыч мәктәбендә пешекче булып эшли. Аларның гаиләсендә өч бала үсә.
Фирдүс абый һәм Рузания апа бүгенге көндә, сигез оныкларын иркәләп, дәү әти, дәү әни сүзләрен ишетеп, аларның шат авазларына сөенеп яши.
Рузания апа киленнәреннән дә бик уңды! Үзе кебек эшчән, ярдәмчел, акыллы киленнәр килде аңа. Һәрвакыт ярдәмләшеп, аралашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Галиевлар гаиләсе — эш сөючән, нык, үрнәк гаиләләрнең берсе.
Илзирә Хәйруллина, Кошман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев