Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Терлекләр арасында куркыныч авыруларны булдырмау чаралары көчәйтелә

Ветеринария берләшмәсе начальнигы Радик Сабирҗанов район территориясенә терлекләрне һәм алардан алынган продукцияне кертү тыелу турында искәртте һәм кайбычлыларны билгеләнгән чикләүләрне катгый үтәргә чакырды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекләр арасында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау мәсьәләләренә багышланган республика штабы утырышында да сүз шул хакта барган. Билгеләп үтелгәнчә, илнең кайбер төбәкләрендә эпизоотик хәл катлаулана бара. Бигрәк тә мөгезле эре терлекләр арасында тарала торган авырулар буенча. Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ветеринария-санитария кагыйдәләрен катгый үтәргә, малларны ябык режимда асрауны тәэмин итәргә, биологик саклану чараларын көчәйтергә һәм терлекләрне күчерү-йөртүне катгый контрольдә тотарга тәкъдим ителде.

Радик Сабирҗанов әйтеп узганча, әлеге мәсьәлә Корбан бәйрәме алдыннан аеруча актуальләшә. Ветеринария хезмәте кисәтә: читтән кертелгән терлек-туар белән бергә республикага ящур, бруцеллез, шулай ук сарыклар һәм кәҗәләр арасында чәчәк авыруы (оспа) кебек куркыныч чирләр дә үтеп керергә мөмкин.

Әлеге фото интернеттан ясалма фәһем ярдәмендә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев