Төп максат- Кайбыч юлларында юл һәлакәтләренә юл куймау
Кайбыч муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.
Әлеге утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Казан шәһәрендәге территориаль идарәнең ОВГК бүлеге башлыгы Олег Космаков, район прокуроры вазифасын вакытлыча башкаручы Айрат Садыйков, район үзәк больницасының баш врачы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты.
Комиссия утырышын Альберт Рәхмәтуллин алып барды. Утырыш барышында дәүләт автоинспекциясе начальнигы Илфат Әхмәтов, Гөлнара Сафиуллина, Юлия Журавлева, Илмас Хәмидуллин, Олег Космаков чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев