Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Төзүчеләр көне белән!

Августның һәр икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә.

Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:


— Хөрмәтле төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезне барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Төзүче һөнәре — җәмгыятьтә хөрмәткә һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә төзүчеләргә үзләре артыннан һәркемгә күренерлек эз калдыру мөмкинлеге бирелә. Бүген Кайбычта төзүчеләр дәүләт әһәмиятендәге үтә катлаулы бурычларны тормышка ашыру хакына фидакарьләрчә эшли. Тормышның үзе кебек үк районда төзелешләрнең, төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк: социаль-мәдәни, җитештерү объектлары, йортлар сафка баса, М12 тизйөрешле автомобиль юлы ачылды, капиталь ремонт программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу юнәлештә күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Төзүчеләр куллары белән булдырылган һәммә нәрсә кешеләргә бәхет китерә, тормышларын уңайлы итә. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев