Троица бәйрәме котлы булсын!
Православие динен тотучылар бу атнада изге Троица бәйрәмен билгеләп үтә.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:
Троица — иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе, ул игелек, шәфкатьлелек һәм рухи чисталык тантанасын гәүдәләндерә. Тынычлык һәм гаделлек идеаллары һәрвакыт җәмгыятебезнең юл күрсәткечләре булды һәм шулай булып кала да. Изге Троица көне һәр православие кешесе өчен — ул бердәмлек һәм рухи тигезлеккә, әхлакый нормаларны һәм гомумкешелек кыйммәтләрен хөрмәтләргә өнди. Районыбызда төрле конфессия вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Милләтләр дуслыгы алга таба да ныклы булсын.
Бу бөек бәйрәмдә сезгә киләчәккә ышаныч, игелек, якыннарыгыз белән үзара аңлашу, рухи күтәренкелек телим. Изге Троица сезне авырлыклардан, начарлыклардан сакласын. Ныклы сәламәтлек, барлык эшләрдә һәм башлангычларда Ходайның рәхмәтен һәм ярдәмен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев