Түбән Камада махсус операциядә катнашучылар өчен 570кә якын эш урыны ачылган
Түбән Камада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе узды.
Эш эзләүчеләргә эшне дүрт эш бирүче тәкъдим иткән. Моннан тыш, белгечләр килүчеләргә һөнәри белем бирү, квалификацияләрен үзгәртү һәм резюме төзү мәсьәләләре буенча консультацияләр биргән.
Бүген Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 570кә якын эш урыны ачылган. Кирәкле һөнәрләр арасында — машина йөртүче, инженер, каравылчы, монтажчы һәм электр белән эретеп ябыштыручы. Оештыручылар әйтүенчә, тәкъдим ителгән вакансияләр буенча хезмәт хакы 65 мең сумнан башлана.
Җәйге чорда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына да эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев