Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Түбән Кошман мәктәбендә Кәбир Мөхетдиновка истәлек тактасы ачылды

1906 елда Кошман авылында туган, 1942-1952 елларда ТАССРның энергетика системасы җитәкчесе булып эшләгән, ТАССР ның Социалистик төзелеш батыры, «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Кызыл Йолдыз», «Почет билгесе» орденнары кавалеры Мөхетдинов Кәбир Хәял улына авылдашлары һәм хезмәттәшләре исеменнән мәктәп стенасында истәлек тактасы ачылды.

Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Раузил Хаҗиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, мәктәп директоры Равилә Гафарова, Түбән Кошман мәчете имамы, әлеге тактаны ачуда башлап йөрүче Илфар хәзрәт Сафиуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев