Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Туган ягым син, Кайбычым, Республикам чигендә

Кайбыч — минем чын туган ягым.

Мин үзем күрше Чувашия Республикасында туып-үстем. Тормыш иптәшем, Иске Тәрбит авылы егете Петр Башурин белән Чабаксар шәһәрендә партия мәктәбендә укыганда таныштык. Бу чор — 1975–1977 еллар — яшьлекнең иң матур, өмет-хыяллар белән тулы вакыты иде. Без шунда гаилә кордык, уртак тормышка беренче адымнарны ясадык.

Укуны тәмамлагач, язмыш безне Иске Тәрбит авылына алып кайтты. Шул вакыттан бирле мин Кайбыч районы кешесе булып яшим. Бу якка килүемә инде 49 ел вакыт үтеп киткән. Тормыш иптәшем белән 48 ел буе аңлашып, бер-беребезгә терәк булып тату гомер кичердек. Еллар узган саен тормыш төрле сынаулар да, шатлыклар да бүләк итте. Әмма без барысын да бергәләп, сабырлык һәм түземлек белән җиңеп килдек.

Кайбыч халкының киң күңелле, ярдәмчел булуына мин күп тапкырлар инандым. Районыбызда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве күңелгә аеруча якын. Бу җылы мохит булдыруда район җитәкчелегенең, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тырышлыгы зур.

Иң сокландырганы — татарлар һәм руслар арасында яшәсәм дә, минем милләтемне аерып карауны беркайчан да сизмәдем. Киресенчә, мин бу мохиттә татар телендә сөйләшергә, укырга һәм язарга өйрәндем.

Монда күченеп килгәндә, без әле Апас районы составында идек. Соңрак Кайбыч мөстәкыйль район булып формалашты һәм 35 ел эчендә сокландыргыч үзгәрешләр кичерде: авыллар яңарды, юллар төзекләнде, төзелешләр артты. Бүген мин Кайбычны үземнең чын туган ягым итеп кабул итәм һәм күңелемдә тирән рәхмәт хисләре саклыйм. Районыбызның киләчәктә дә үсештә булуын, халкыбызның бәхетле яшәвен телим!

Людмила Башурина, Иске Тәрбит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев