Туган җирдә бәхетле без
Хөрмәтле райондашлар! Кайбычыбызның туган көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!
Сәгыйрә һәм Альберт Ярхәмовлар, хезмәт ветераннары (Олы Кайбыч авылы):
Хөрмәтле райондашлар! Кайбычыбызның туган көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!
Безнең туган җир, яшәгән һәм эшләгән урыныбыз күңелебездә тирән эз калдыра. Районның киләчәге, барыннан да элек, безнең үзара хөрмәтебезгә, аны заманча, уңайлы һәм төзек итү теләгебезгә бәйле.
Безнең әтиебез Фәсхетдин Ярхәмов совет чорында туган авылыбызда колхоз рәисе булып эшләгән. Ул туган җирен үстерү өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган олуг шәхес иде.
Районның туган көне — хезмәтләре белән безнең матур төбәгебезне төзегән һәм бүген кече Ватаныбыз язмышы өчен җаваплылык эстафетасын кабул итеп алган кешеләр бәйрәме. Күпмилләтле Кайбыч халкына киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар, бәхет телибез. Ә районыбызга бәхетле киләчәк, яңа җиңүләр һәм казанышлар, алга таба үсеш насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев