Туган җирем Татарстан!
30 август — Татарстан Республика көне.
Әлеге бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халкыбызга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан Республикасы көне белән чын йөрәктән котлыйм. Әлеге көн— күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәмебез. Бу бәйрәм туган ягыбызның тарихы, традицияләре, бүгенге көндәге уңышлары белән горурланган кешеләрне үзара берләштерә. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәте бүгенге көндә лаеклы тормыш дәрәҗәсе булдыруга өмет уята. Районыбыз халкы әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый.
Башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе республикабыз, районыбызның үсешенә безнең өлешебез ул! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим. Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев