Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Тукай яши безнең күңелләрдә

Габдулла Тукай.

Туган тел
И туган тел, и матур тел, 
Әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем 
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән 
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе 
Әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта 
Ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган 
Шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган 
Иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм 
Әткәм-әнкәмне, Ходам!

«Сөй гомерне...»
Сөй гомерне, сөй халыкны, 
сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

Татар кызларына
Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
Тузылган сачыңызны, башыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне,
Бу мактауга ризалык бирдеңезме?
Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,
Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне.
Сөям бигрәк, хосусән, садре­ңезне;
Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?
Сөям кочмакга мәрмәр муйны­ңызны,
Сөям оҗмахка биңзәр куйны­ңызны.
Сөям «җаным» дигәндә "җим«еңезне,
Сөям «дустым» дигәндә "мим«еңезне.
Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,
Егет кулы тиюдин сафыңызны.
Яратканым — килешле кәкре калфак,
Очы кәп-кәкре килгән, агъзы ялпак.
Ишан хәзрәт билет бирсә бәңа гәр,
Аныңлә җәннәткә керсәм бәрабәр,
Бәнем каршымда хур калфак кимәзсә,
Бәңа: «Җанашым, исәнме?» — димәзсә,
Диям: «Әстәгъфирулла, анда кермим,
Китәм әгърафә тиз, бер ань дә тормыйм».
Яратмыйм бер дә сезнең җәһлеңезне,
Караңгы салеңезне, шәһреңезне.
Яратмыйм бер дә остабикәләрне,
Сези алдарга оста бикәләрне.
Алар сездән балаларын карата,
Идәнен юсаңыз, бигрәк ярата.
Сабак "бабын наданлык«тан аласыз,
Гомер буе надан булып каласыз.
Утырып сез бозаулар берлә бергә,
Лыкылдыйсыз иҗекне бергә-бергә.
Туып алтын булып, туфрак буласыз,
Мәгарифтән сукыр-чукрак буласыз.
Сезең әүлядыңыз сездәй әдәпсез,
Әдәпсезлектә сабит сез, әбәд сез.
Җиһанда, санки, бер сатлык таварсыз,
Имамнар кайда аударса — аварсыз.
Вә сез әнгам дәгелсез бөйлә хаксыз,
Хокука мөстәхак, бәлки әхаксыз.
Вакыт кортылмага бу пәнҗәләрдән,
Вакыт ычкынмага эскән­җәләрдән.
Ышанмаңыз, бабай Сәйдәш надан ул,
Түгел надан гына — анларга хан ул.
Авыл мәдрәсәсе
Мәдрәсә дип нәрсәдер асрый агайлар җилкәсе,
Нәкъ эче азган мөрит, мәҗнүн ишаннар хилкъәсе.
Чәйниләр монда җирәнгеч әллә нинди мөһмәлят,
Яшь гомерләр мөһмәлят чәйнәп була монда һәлак.
Кайсысы «кәптеркү» ди, һәм кайсысы «каптырку» ди;
Чорт ява знат, нәрсә ди, «сентерсү» ди, «саттырсу» ди!
Кыш көне шул мөһмәлятне ач төя төсле күшәп,
Яз көне туктый күшәүдән һәр күсәк угълы күсәк.
Алларында шунда да Коръән була һәм Әфтияк,
Буш түгел букча — китергәннәр аны көчләп төяп.
Кул керенә былчыраткач һәфтиякнең һәр битен,
Уртасыннан капкалап, тәмләп кимергәннәр читен.
Астына мендәр өйгән — күрдем түрендә хәлфәсен,
Ул кырын салган начар, очлы вә кыршылган фәсен.
Килбәте булгач кабахәт, уйладым: иблистер ул;
Бу сасы ис, кем белә, шуннан чәчелгән истер ул.

Ана догасы
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде
сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

Гашыйк
Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә, —
Ул шулайтеп халәте рухын яшермәкче була.
Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;
Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын!
Ул шаярганда, кисәктән керсә җанаш каршына,
Гашыйкым җитдиләнә, шундук уеннан тартына;
Кып-кызыл төскә керә ул, үзгәрәдер йөзләре,
Әллә нинди көчтән астка салынадыр күзләре.
Ул түнә, хәлсезләнә шул, очраса үз хурына,
Хәзрәти Муса тәхәммелсез тәҗәлли нурына.
Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем намаз;
Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.

Кошларга
Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.
Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.
Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!
Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

Фатыйма белән Сандугач
Фатыйма:
Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач:
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
Һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.
Фатыйма:
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Кемне сөяргә кирәк?
Белү мөшкил — кирәк кемне сөяргә?
Үзең аусаң да, аудармый сөяргә?
Син үлсәң (бет!), сине кем кызгана соң?
Синең зәхмеңгә кемнәр сызлана соң?
Бу дөньяда сине кем иркәли соң?
Бәлаләрдән сине кем киртәли соң?
Синең соң хәсрәтең кемнәргә хәсрәт?
Гамеңнең кәсрәте кемнәргә кәсрәт?
Кеше сатмас кеше тапмак асатмы?
Сине соң кайсы дуст дошманга сатмый?
Синең якты көнең кемнәргә тансык?
Кирәксә, яшь йиренә кара кан сык!
Сине кемнәр генә туйдырмый бер дә?
Күңелсез хәлгә кем куйдырмый бер дә?
Кем үлчи барышын синең барышка?
Бөтен сүзен, эшен синең карышка?
Тырышма, эзләмә юкны әрәмгә,
Табылмас — юк! Әрәм җәһдең, әрәм лә.
Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем:
Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!

Пар ат
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.
Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!
Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.
Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!
Сездән айрылып, туганнар! — Җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.
Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.
Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит — Казан!».
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…

Әлеге фото Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай­ музей комплексында төшерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев