Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

"Туым жондызы” керәшен халык җырлары фестивале гала-концертында кайбычлылар җиңү яулады

"Туым жондызы” керәшен халык җырлары фестиваленең Казанда узган гала-концерты кайбычлыларга җиңү алып килде.

Керәшеннәрнең биюен бик оста итеп башкарган “Авыл денс” биючеләре “Хореография” номинациясендә беренче урынга чыкты һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчеләре – мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, хореографлары –Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алгиз Фәйзуллин.
Хуҗа Хәсән мәктәбе укучысы Юлия Макарова өч бүләк кә лаек булды. Ул “Этник традицияләрне
саклаучы” номинация сендә җиңде һәм дипломга лаек булды.“Аутентик вокал” номинациясендә беренче дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды. “Этник җырлар традицияләрен саклаганы өчен” дигән дипломны аңа якташыбыз, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле директоры Артур Поляков тапшырды. Бу фестивальдә унберенче елын катнашучы буларак, Юлиягә махсус бүләк тә тапшырдылар. Аның җитәкчесе – Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Светлана Бартязова.
Фестивальнең иң яшь катнашучысы – Хуҗа Хәсәннән сигез яшьлек Екатерина Матвеева “Фольклор - эстрада вокалы” номинациясендә икенче урынны яулады. Җитәкчесе – мәдәният йорты методисты Анна Матвеева.
ТР Керәшеннәре җәмгыятенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева әйтеп узганча, Хуҗа Хәсәннән балаларның “Инешкәй” фольклор ансамбле икенче урынга чыккан һәм дипломга лаек булган. Бу ансамбль фестивальдә катнашмаса да, зона туры нәтиҗәләре буенча аларны да бүләкләделәр. Яшь талантларны конкурска укытучы Светлана Бартязова әзерләгән.

Хыялсыз кеше – канатсыз кош ул
“Туым җондызы” керәшен этник сәнгатен башкаручы яшьләр конкурс-фестивале лауреаты Юлия Макарова хыяллары турында сөйләде.
– Кеше, хыялланып яшәгәндә генә, үзенең якты теләкләренә, максатларына ирешә ала, моңа чын күңелемнән ышанам. Мин дә бәләкәй чагымнан ук күп хыяллар белән үстем. Шуларның берсе – сәхнәгә чыгу, җырчы булу, – ди Юлия.
Хуҗа Хәсән мәктәбенең унберенче классында укучы бу мөлаем, аралашучан кыз белән сөйләшәсе генә килеп тора. Әтисе Юрий һәм әнисе Валентина гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Аңа җыр сәләте дә нәкъ менә алардан күчкәндер. Кыз беренче класска укырга кергәч, әкренләп балаларының үсеп килүенә шатланып яшәр чакта гына, әтисе бу дөньядан китеп бара.
Балаларны үстерү, аларга тормышта үз юнәлешләрен табарга ярдәм итү әниләренә генә кала. Билгеле, бу 7 яшьлек сабыйның җырлау сәләтен дә беренче булып әнисе күрә. Баласына җыр сүзләрен өйрәтә башлый. Өйдә, эш арасында гына булса да, бергәләп җырлыйлар, моңланалар. “Әнием минем таянычым, сердәшчем, киңәш чем. Ул үзе дә җырларга ярата. Абыем Дмитрий да җырга оста, төрле конкурсларда катнашып, күп тапкырлар беренче урынга чыкты. Гаилә ансамблен дә оештырып җибәрдек”, – дип шатланып сөйләде Юлия. Шул ук вакытта, ул үзенең сәләтен арттыруда, аңа һәрьяклап булышкан беренче укытучысы Людмила Николаевнага, музыка укытучысы Светлана Бартязовага чиксез рәхмәтләрен белдерә.
Юлия Чувашия Республика сы ның Янтик районында музыка мәктәбен тәмамлый. Укыган чакта Чувашиянең күп шәһәрләрендә, районнарында, башка өлкәләрдә концертларда, конкурсларда катнашып, урыннар яулый, Мактау кәгазьләре, дипломнар, кубоклар белән бүләкләнә. Ә иң яраткан конкурсларының берсе – “Туым җондозы” икән. Керәшен кызы Юлия Россиякүләм керә шен этник сәнгатен башкаручы яшьләр конкурс фестивале үткәрелә башлаганнан бирле катнаша һәм бөтенесендә дә беренче дәрәҗә лауреат булуга ирешә. Быел да ул фестивальдә "Аутентик вокал" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеме алды.
– Музыкага сәләтемне үстерү өстендә гел эшләп торам, онытыла башлаган халык җырларын табарга тырышам. Олы яшьтәге әби, түтиләрдән җырларның сүзләрен язып алам. Алардан отып алган җырларны җырлау, минемчә, үз мирасыбызны, сәнгатебезне саклау ул. Киләчәктә шул җырларны мин дә, үземнән яшьрәк буынга калдыралсам, бәхетле булыр идем, – дип сөйләде, хыялланып, җырчы кыз.
“Бәрмәнчек” ансамблен бик хөрмәт итә, аларның чыгышларын зур дулкынлану белән карый, концертларына йөрергә тырыша. Кайчандыр үзе дә шушы ансамбль артисткасы булачагына, бергәләп җырлап, биеп йөрүенә ышана. Әкрен генә хыяллары тормышка ашып бара. Әле өметләре зурдан, алар канатландыра, ышаныч бирә.
Мин чын күңелемнән Юлиягә уңышлар телим! Теләкләрең тормышка ашсын!
Хыялланып яшик, хыялсыз кеше – канатсыз кош ул!

Фрида ЗАКИРОВА, Бу хакта “Туганайлар" газетасы яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев