Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Урам - юл челтәрен тиешле тәртипкә китерү буенча республика программасы нигезендә Кайбычта юллар яңартыла

Җәйге челләдә юлларга асфальт салучылар, чокырлы урыннарны тигезләүчеләр, ремонт белән шөгыльләнүчеләргә бер дә җиңел түгелдер.

Фидаил Галиев (сулдан уңга), Мөсәвир Ярхәмов, Михаил Корнилов, Валерий Алексеев, Ринат Хәялиев юл төзү-ремонтлау участогында тырышып эшли.

Өстәвенә, түзеп тора алмаслык эссегә асфальт кайнарлыгы да килеп кушыла. Әмма юллар төзү өлкәсендә эшләүчеләр зарланмый. Елның теләсә кайсы вакытында — җәен, көзен, кышын, язын төрле һава шартларында эшләп, үз бурычларын намус белән үтиләр. 

Без яшәгән Чишмәле урамында да бу көннәрдә асфальтны яңарттылар. Әле иртән эшкә киткәндә урамыбызда техниканың әсәре дә юк иде. Төшке ашка кайтканда, юлларның шактый өлеше асфальтланган, тирә-юнь юл салу техникасы гөрелтесенә күмелгән. Кич кайтканда инде тасмадай сузылган өр-яңа асфальт юл ялтырап ята иде. Кайбычтагы юл төзү-ремонтлау участогы хезмәтчәннәре эшне шулай тиз тоткан. Бу араларда алар Олы Кайбыч авылының Чишмәле урамында, балалар сәнгать мәктәбе каршындагы, саклык банкы янындагы мәйданнарга асфальт сала. 

— Безнең ел әйләнәсе эшсез торганыбыз юк. Язын юлларда барлыкка килгән чокырларны тигезләдек, җәен авылларда, район карамагындагы юлларны яңартабыз, кышын аларны кардан чистартабыз. Бүгенге көндә яңа асфальт салынган юл белән иске юлны тоташтыру урыннарын ясыйбыз, — диде бригадирлары, Бәрлебашы авылыннан Фидаил Галиев. 

Кайбыч юл төзү-ремонтлау участогы начальнигы Илгиз Сабиров әйтеп узганча, Олы Кайбыч авылы урамнарындагы асфальт урам- юл челтәрен тиешле нормага китерү буенча республика программасы нигезендә яңартыла. Республикада юл-урам челтәрен яңарту буенча Татарстан Рәисе инициативасы белән комплекслы программа гамәлгә ашырыла. Программага асфальт-бетон өслекле автомобиль юлы, торак пунктлардагы урам һәм машина юллары, шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге юл-урам челтәре объектларыын капиталь ремонтлау кертелгән. Программа кысаларында авыллардагы юлларны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

— Безнең юл төзү-ремонтлау участогы эшчеләре хәзерге вакытяа Кече Мәме авылы юнәлешендә 2 чакрым 400 метр арада юл салу белән шөгыльләнә. Анда асфальтның бер катын салдык инде, шушы арада икенче катын салачакбыз. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре бара. Тагын бер бригада Олы Колаңгы авылы янында М-12 юлы астыннан салынган торбага реконструкция ясый. Якын арада Олы Колаңгы авылына М-12 юлыннан башлап бер чакрым озынлыкта вакташтан юл салачакбыз, — диде Илгиз Сабиров, эш барышы белән таныштырып. 

Юлларның төзек, сыйфатлы булуы техниканың файдалану вакытын озайта, хәвефсез йөрүгә нигез булып тора. Бу юл хезмәтчәннәренең тәҗрибәсе һәм осталыгына бәйле. Кайбычтагы юл төзү-ремонтлау участогы хезмәтчәннәре дә моның шулай икәнлеген аңлап эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев