Кулларында — шифа, йөрәгендә — игелек: Кайбыч үзәк больницасы шәфкать туташы 35 ел дәвамында халык сәламәтлеге сагында тора
Буа районының кишер үстерү уңганнары белән дан тоткан Аксу авылында җәйге матур бер көндә Нәҗип абый белән Гөлҗиһан апа гаиләсендә алтынчы балалары — кызлары Гөлназ дөньяга килә.
Әти-әнисе сабыйларына бу исемне сайлаганда, аның холкына шулкадәр хас булачагын уйладылар микән? Исеме җисеменә туры килеп, Гөлназлары үтә дә йомшак, тыныч холыклы, ягымлы кыз булып үсеп җитә. Һөнәрне дә нәкъ менә шушы сыйфатлар таләп ителгәнен сайлый. Гөлназ Сәлахиева — үзәк больницаның функциональ диагностика кабинеты шәфкать туташы.
«Язмыш сукмаклары безнең бәхеткә Гөлназыбызны Кайбычка китергән. Аңа күпме генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, аз булыр кебек тоела! Үз эшен зур осталык белән башкаручылар бик күп, ләкин җылы сүз, ягымлы караш белән дә дәвалау бөтен кешегә дә бирелми. Барыбыз да адәм балалары бит, төрле чаклар була. Гөлназның да кәефсез вакыты бардыр, ләкин ул һәрвакыт елмая, үз итеп хәлебезне сораша, киңәшләрен бирә, юата», — ди аның турында пациентлары. Гөлназ Сәлахиева өчен тырыш хезмәтенә бирелгән иң зур бәя бу.
Сайлаган һөнәре бала чагыннан ук күңелендә урын алганмы? Буа кызын Кайбычка нинди юллар китергән? Гөлназ апага иң беренче әнә шул ике сорауны бирдем.
— Табиб яки шәфкать туташы һөнәрләрен сайлаучыларның күбесе кечкенәдән «врач» булып уйнап үсә. Гаиләдәге якын кешеләре үрнәгендә медицина юлыннан китүчеләр дә бар. Бездә андыйлар юк, җиде балалы гаиләдә туып-үстем, бертуганнарымнан мин генә медицина хезмәткәре. Унынчы класста укыганда, мине больницага салдылар. Шул вакытта шәфкать туташларының хезмәтен күреп, ошатып, бик кирәкле һөнәр, дип, күңелемә салып куйдым. Мәктәп тәмамлый торган елым иде бу. Укырга кая барыйм икән, дип баш ватасы булмады. Үзебездәге Буа медицина училищесына документларымны тапшырдым, — диде Гөлназ Сәлахиева. — 1989 елда укырга кереп, 1991 елда диплом алдык. Кайбыч оешкан ел иде бу, без — училищеда бергә укыган өч кыз, шушы район больницасына эшкә килдек. Өчебез дә Олы Кайбыч егетләренә кияүгә чыгып, шушында яшәп калдык. Озак еллар дәвамында бер коллективта эшләвебезне дәвам итәбез. Райондашым, Кыр Тәүгелдесе авылыннан Илдүсә Гарәфетдинова — хирургия бүлегендә, ә Апасның Тутай авылында туып-үскән Ләлә Сәгъдиева — стоматология поликлиникасында шәфкать туташы.
Гөлназ апа хезмәт юлын стационарда шәфкать туташы буларак башлый. Көләч йөзле, чибәр кызга Фәнис исемле егетнең күзе төшә. Ул, АТСта эшләүдән тыш, кичләрен клубта дискотека куя, шунда танышып китәләр. Бу вакытта Гөлназ, Кайбычка килеп, бер ел эшләгән була инде. Дүрт ай очрашып йөриләр дә, гаилә учагын тергезәләр. Сәлахиевлар нәселенең дәвамчылары булып, бер-бер артлы ике уллары — Данис белән Илназ туа. Алар — икесе дә югары белемле, үз гаиләләрен корганнар. Фәнис абый белән Гөлназ апаны өч онык белән сөендергәннәр.
Беренче баласы белән декрет ялыннан соң, 1994 елда, Гөлназ Сәлахиеваны функциональ диагностика кабинетына шәфкать туташы итеп күчерәләр.
Ул вакытта аның вазыйфасы электрокардиограмма ясау гына була әле. Хәзер исә Гөлназ апага тәүлеклек холтер электрокардиограммасы ясау һәм спирометрия, ягъни үпкә һәм тын юллары авыруларын тикшерү дә йөкләнгән. Поликлиникада гына түгел, стационарда да аны авырулар, сәламәтлеген тикшертергә килүчеләр көтә.
— Пациентларымны бик яратам, хезмәттәшләремне дә хөрмәт итәм. Бергә, бер йодрык булып, күмәкләшеп, матур гына эшлибез. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен иде, — ди ул.
Килен белән каенана — бер йортның ике нуры
Гөлназ Сәлахиева эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк. Егерме яшендә ике каенаналы йортка килен булып төшә ул! Тыйнак, сабыр холыклы булуы да ярдәм иткәндер, бик матур яшиләр. Каенанасы Вәсилә (Валентина), килененең шәфкать туташы икәнлеген белгәч, икеләтә сөенә. Ул үзе дә шушы һөнәр иясе бит. Казан медицина училищесын тәмамлаган Валентинаны 1963 елда юллама белән Кайбыч больницасына эшкә җибәрәләр. Чуваш милләтеннән булган Валентина 1964 елда Олы Кайбыч егете Вәкилгә кияүгә чыга. Аңа Вәсилә дип исем кушалар. Бу гаиләдә татар телен дә, борынгы гадәт, йолаларны да өйрәнә.
Вәкил абый белән Вәсилә апа ике бала — кызлары Гүзәлия белән уллары Фәнисне тәрбияләп үстерәләр. Егерме ел элек, 66 яшендә Вәсилә Сәлахиева караңгылык дөньясына чума — күзләре күрми башлый. Шуннан соң ул намазга баса. Хәзер Вәсилә апа 86 яшендә, улы Фәнис белән килене Гөлназ — ныклы терәге, аны озак еллар дәвамында яшь баланы караган кебек тәрбиялиләр.
— Әни тумышым белән Буа районыннан булуыма да куанды. Аның туган авылы Чувашия Республикасының Яльчик районы Иске Байтирәк безнең Аксудан 6-7 чакрым гына ераклыкта. Бер барганда, икебезнең дә туганнарга барып кайта идек, — диде Гөлназ Сәлахиева. — Әни дә, мин дә медицина хезмәткәрләре булганга күрә дә сөйләшү өчен уртак темаларыбыз күп иде. Әни миңа бик күп киңәшләрен бирде. Күпме эшкә бергәләп өйрәндек без. Мәсәлән, камыр куюны алыйк. Каенана белән яшәгәч, әни күбрәк ишегалды һәм бакчадагы эшне үз өстенә алган, яшелчә һәм чәчәкләр үстерергә яраткан. Килен булып төшкәч, мине "Бер дә борчылма, ничә ел килен булып торсам да, мин дә эшли белмим бит әле, икәү бергә өйрәнербез, дип юатты. Бергәләп өйрәндек тә. Каенанамның каенанасы, ягъни Фәниснең әбисе Бибиразыя белән 11 ел да өч ай яшәдек. Балаларыбызны үстереште, аны әнкәй дип йөрттек. Әтиебез — каенатам Вәкилнең вафат булуына сигез ел. Әниебез, хәзер инде намаз укый алмаса да, догаларны гел укып тора.
Нәҗип абый белән Гөлҗиһан апаның вафатына да дистә еллап вакыт үтеп киткән. Каенанасын кадерләп һәм хөрмәтләп яшәүче, эшендә авырулардан меңләгән рәхмәт сүзләре ишетүче кызлары Гөлназ өчен сөенеп яталардыр, мөгаен. Ул үзе дә бүгенге тормышына шөкер итеп яши:
— Бала чагын, туган якларын сагынмаган кеше юктыр ул. Ул хисләр миндә дә яши. Ләкин бу якларга килүемә үкенмим, Кайбычны бик яратам. Ашыйсы ризыкларым, бәхетем шушында булган бит. Тату гаиләм, яраткан эшем, туганнарым, хезмәттәшләрем, дусларым бар, чыннан да бәхетле мин! — диде язмам герое.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев