Үзәк һәм Идел буе федераль округлары халкын язгы ташу куркынычы турында кисәттеләр
2026 елда Үзәк һәм Идел буе федераль округлары төбәкләрендә кар катламының аномаль югары булуы аркасында язгы ташу куркынычы көтелә.
Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә Илкүләм агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней Биждов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, космик мониторинг инструментларын кулланып метеорология вазгыятен анализлау карның рекордлы күрсәткечкә җитүен күрсәтә, бу көзге культуралар өчен куркыныч тудыра.
Ул билгеләп үткәнчә, 6 мартка Үзәк федераль округта кар катламының иң югары дәрәҗәсе – 60-80 сантиметр – Калуга, Тула һәм Орел өлкәләрендә күзәтелә. Владимир өлкәсендә, шулай ук Иваново һәм Рязань өлкәләрендә карның биеклеге якынча 50-60 сантиметр тәшкил итә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев